Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда республиканың барлык китапханәләре өчен бердәм китап уку билеты барлыкка киләчәк

Яңа система китап укучылар өчен китаплар алу һәм кире кайтаруны уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда китапларны китапханәгә уңайлы итеп кайтару өчен бердәм китап уку билеты системасын эшләячәкләр. Бу хакта ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. 

Хәзер проект офисын төзү тәмамланып килә, ул системаны эшләү белән шөгыльләнәчәк. Ул Милли китапханә составына кергән методик бүлек базасында барлыкка киләчәк. 

«Бердәм булырга тиешле куллану кагыйдәләрен туры китерергә кирәк. Шулай ук безгә китаплар китерүне ничек тәэмин итү турында уйларга кирәк булачак. Бу идея бик шәп, чөнки барлык китап һәм китапханәләргә тигез үтеп керү мөмкинлеге булачак», — дип уртаклашты ул. 

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылган. Видеоверсияне "Татар-информ"ның YouTube каналында күрергә мөмкин.

" Интервью без галстука с Андреем Кузьминым " программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев