Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда РФ Президенты юлламасындагы тәкъдимнәр буенча фикер алышу башлана

Парламент рәисе Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган тәкъдимнәренә игътибар белән карарга кирәклеген әйтте.

Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасына тукталды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Юлламада күп балалы гаиләләргә ярдәм, ана капиталын саклау, аны беренче балага да түләү, түбән керемле гаиләләрдә 3тән алып 7 яшькә кадәр балаларга социаль түләү, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү, сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү кебек тәкъдимнәр яңгыраганын искәртте. “Россия Президенты позициясенә, бурычларына игътибар белән җентекләп карарга кирәк”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Илнең төп документына үзгәрешләр кертү буенча фикер алышачак эшче төркем булдырылды. 75 кешелек төркем составына Татарстаннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов кергән.

Очрашуда ТР Студентлар лигасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башкалар катнашты. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева журналистларга РФ Президенты Владимир Путинның инициативалары буенча республикада җәмәгать тыңлаулары узачагын әйтте. Аның сүзләренчә, иҗтимагый оешма вәкилләреннән тыш, теләге булган һәркем катнаша алачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев