Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда риск төркеменә керүчеләргә язга кадәр прививка ясалачак

Республикада «Спутник V» белән вакцинацияләү инде башланган, ә «ЭпиВакКорона» препаратын 2021 ел башында кайтыр дип көтелә. 

Риск төркеменә керүче татарстанлыларга Covid-19га каршы прививканы 2021 елның мартына кадәр ясарга планлаштыралар. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Любовь Авдонина хәбәр итә. 
Җитәкче сүзләренчә, прививка, беренче чиратта, риск төркеменә керүчеләргә ясалачак. Соңыннан, төбәкләргә кайтартылган препаратлар күләменннән чыгып, вакцинация күләме дә артачак. «Якынча алганда, мартка кадәр риск төркеменә керүчеләрнең максималь санын вакцинацияләү планлаштырыла», — диде спикер.
«ЭпиВакКорона» препараты Татарстанда 2021 елның башында көтелә. 2,9 мең доза «Спутник V» республикага кайткан, аның белән инде медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башлаганнар. 
Беренче чиратта медицина, мәгариф өлкәсе һәм транспорт хезмәткәрләрен вакцинацияләү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев