Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ризык продуктлары составында 130 күрсәтелмәгән антибиотик табылган

2020 елда «Демография» милли проекты буенча, Татарстанның гигиена һәм эпидимиология үзәгенә пестицид, микотоксин һәм антибиотикларга лаборатор тикшерүләрне киңәйтергә мөмкинлек бирүче 24 берәмлек җиһаз кайткан.

Эксперт класслы яңа җиһаз ярдәмендә азык-төлек продукты составында күрсәтелмәгән 130 төрле антибиотик табылган. 

2020 елда «Демография» милли проекты буенча, Татарстанның гигиена һәм эпидимиология үзәгенә пестицид, микотоксин һәм антибиотикларга лаборатор тикшерүләрне киңәйтергә мөмкинлек бирүче 24 берәмлек җиһаз кайткан. Шуларның алтысы — үлчәүләр өчен кирәкле югары технологияле чаралар.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә, ит һәм сөт продуктлары составында күрсәтелмәгән 130 антибиотик кушылмасы ачыкланган. Продуктлардагы антибиотиклар кешедә аларга булган тотрылыкны арттыра — бу глобаль проблема, диләр ведомствода. 
Роспотребнадзор тарафыннан продуктлардагы антибиотикның рөхсәт ителгән күләмен ачыклау буенча даими тикшерүләр үткәрелә.
Мониторинг актив рәвештә алып барыла һәм алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев