Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерын сайлаячаклар

Татарстанда 7 июньнән 11 июньгә кадәр зоотехниклар-сөт һәм ит терлекчелеге селекционерларының эре Бөтенроссия конкурсы узачак.

Республикага төбәк этапларында җиңүчеләр — илнең 63 регионыннан вәкилләр киләчәк. Конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе Түбән Новгород өлкәсендә узды, икенчесен Татарстан территориясендә үткәрергә карар кылынды.

Конкурс зоотехник-селекционерларның һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән, бу авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим. ит һәм сөтнең ни дәрәҗәдә тәмле булуы Малларның генетикасына гына түгел, селекционерлар эшенә дә бәйле.

Конкурста катнашучыларга теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк. 

Ярышлар 7-11 июньдә Биектауда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев