Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Здоровье просто» онлайн проект эшли башлый

Проектның беренче эфиры 26 ноябрьдә оештырыла.

Проектның максаты: халыкның санитария буенча белемен арттыру, инфекцион һәм инфекцион булмаган авыруларны кисәтү.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина универститеты инициативасы буенча 26 ноябрьдә «Здоровье просто» онлайн проект эшенә старт бирелә. Проект Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Проектның максаты: халыкның санитария буенча белемен арттыру, инфекцион һәм инфекцион булмаган авыруларны кисәтү. 
Проект YouTube каналында атна саен туры эфир үткәрүне күздә тота. Туры эфир вакытында сәламәтлек турында әңгәмәләр алып барылачак. Проектта сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре, танылган блогерлар, медиа-шәхесләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. 
26 ноябрьдә үтәчәк эфирның темасы күкрәк сөте белән ашатуга кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев