Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 22 коронавирус очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
2 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 2 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 12, Яшел Үзәндә — 2, Лаешта 2 кеше коронавирус йоктырган. Бөгелмә, Арча, Буа, Биектау, Лениногорск, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.
29 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7205 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6065 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 11 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев