Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 30 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган

Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 11, Чаллыда — 8, Бөгелмәдә — 7, Лениногорск, Минзәлә, Спас һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

7 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 696 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 685 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 385 155 кешегә прививка ясалган. Шулардан 280 334 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев