Татарстанда соңгы тәүлектә 31 коронавирус очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 31 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
3 кеше хастаханәләргә озатылган, 28 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 17 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 22, Буада — 2, Питрәчтә 2 кеше коронавирус йоктырган. Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.
8 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7448 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6341 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 23 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев