Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 34 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6374 кеше савыккан, узган тәүлектә —5 кеше.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 34 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 30 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 7 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган.
Казанда — 24, Питрәчтә 2 кешедә коронавирус инфекциясе теркәлгән. Яр Чаллы, Аксубай, Апас, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
11 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7549 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6374 кеше савыккан, узган тәүлектә —5 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев