Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 46 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус инфекциясе белән авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 22, Азнакайда — 6, Яр Чаллыда — 5, Лениногорск районында — 3, Әгерҗе, Актаныш, Чирмешәндә — икешәр, Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

1 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 511 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 301 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 46 кеше.

Барлыгы 997 855 кешегә прививка ясалган. Шулардан 843 568 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев