Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 48 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 30, Чаллыда — 3, Тукай районында — 4, Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш районнарында — икешәр, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Минзәлә районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 413 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 859 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 6 кеше.

Барлыгы 741 611 кешегә прививка ясалган. Шулардан 496 146 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев