Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 56 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның бер яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 56 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
25 кеше хастаханәләргә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 16, 50дән 60 яшькә кадәр — 7, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 26, Яр Чаллыда — 7, Яшел Үзәндә 6 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Әлмәт, Балтач, Түбән Кама районнарында икешәр очрак расланган. Әгерҗе, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.
23 февральдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 17 712 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 232 кеше савыккан, узган тәүлектә — 13 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев