Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 70 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Барлыгы 40 823 кеше вакцина ясаткан.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 70 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
41 кеше хастаханәләргә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 12, 50дән 60 яшькә кадәр — 20, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр 7 очрак ачыкланган.

Казанда — 35, Яр Чаллыда — 11, Кукмарада 4 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Түбән Кама һәм Нурлат районнарында өчәр очрак расланган. Арча, Яшел үзән, Тәтеш районнарында икешәр очрак ачыкланган. Алексеевск, Апас, Бөгелмә, Буа, Биектау, Лениногорск, Минзәлә, Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.

13 февральдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 17 096 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 682 кеше савыккан, узган тәүлектә — 50 кеше.

Барлыгы 40 823 кеше вакцина ясаткан (көненә 5 698 кешегә арткан), шул исәптән 8 839 кеше икенче дозаны алган. 81 122 доза вакцинаның 50,3 проценты кулланылган.

* Вакцинациягә язылуның 5 ысулы*:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев