Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16302 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 24 кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 14, 30дан 50 яшькә кадәр — 26, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 5, 90нан өлкәнрәк 1 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.
Казанда — 68, Спаста — 4, Лаешта — 3, Яр Чаллы, Питрәч, Чистай районнарында — 2шәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама районнарында берешәр кеше COVID-19 йоктырган.
3 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16302 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 812 кеше савыккан, узган тәүлектә — 92 кеше.
Спутник-V вакцинасы 14100 кешегә ясалган. Шулардан 2617 кеше икенче дозаны алган. Вакцинацияләүгә язылу өчен бердәм номер — 122.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев