Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 94 кеше короновирус йоктырган

Алабугада кичә COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 18, 50дән 60 яшькә кадәр — 19, 60тан 70 яшькә кадәр — 32, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.

Казанда — 60, Чаллыда һәм Түбән Камада — 6, Яшел Үзәндә — 4, Биектау һәм Саба районнарында — 3шәр, Кама Тамагы, Лениногорск һәм Норлат районнарында — 2шәр, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә районнарында берешәр кеше йоктырган.

9 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 092 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 903 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев