Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 84 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада яңа авыручылар юк. 

Татарстанда соңгы тәүлектә авыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 7 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 12 , 30дан 50 яшькә кадәр — 30, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 12, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр — 5, 90 яшьтән өлкәнрәк 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 46, Чаллыда — 7, Югары Ослан һәм Түбән Кама районында — 4шәр, Апас, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районында — 3шәр, Яшел Үзәндә — 2, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Лениногрск, Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.
30 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 339 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9075 кеше савыккан, узган тәүлектә — 75 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев