Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада яңа коронавирус йоктыручы кешеләр ачыкланмаган.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 24, Чаллыда — 7, Мөслим һәм Тукай районында — өчешәр, Питрәчтә — 2, Азнакай, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.

17 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 781 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 845 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 46 кеше.

Барлыгы 929 177 кешегә прививка ясалган. Шулардан 746 146 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев