Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 30 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
9 кеше хастаханәләргә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 5 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган. 
Казанда — 21, Югары Осланда — 2, Нурлатта 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш районнарында берәр очрак теркәлгән. 
25 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5164 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 36 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев