Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана. 

Казанда — 14, Чаллыда — 7, Нурлат һәм Спас районнарында — 3шәр, Лаешта — 2, Түбән Кама, Питрәч, Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

6 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 670 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 670 кеше савыккан, узган тәүлектә — 25 кеше.

Спутник-V вакцинасы 263 755 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 4 850). Шулардан 183 480 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев