Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус инфекциясе йоктыруның 87 очрагы ачыкланган

Алабугада узган көндә COVID-19 белән 1 кеше авырган.

Яңа вирус йоктырган 26 кеше хастаханәгә озатылган, 57 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 7 , 30дан 50 яшькә кадәр — 24, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 21, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган.
Казанда — 49, Чаллы һәм Яшел Үзәндә — 11, Саба районында — 10, Питрәчтә — 2, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
3 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 601 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9294 кеше савыккан, узган тәүлектә — 79 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев