Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус инфекциясе йоктыруның 90 очрагы ачыкланган

Алабугада узган көндә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 73 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 , 30дан 50 яшькә кадәр — 22, 50дән 60 яшькә кадәр — 21, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 16, 80нән 90 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 35, Чаллыда — 33, Спасс районында — 4, Чүпрәле районында — 3, Балтач һәм Питрәч районында — 2шәр, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
2 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 514 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9215 кеше савыккан, узган тәүлектә — 76 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев