Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада кичә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 5, 30дан 50 яшькә кадәр — 11, 50дән 60 яшькә кадәр — 7, 60тан 70 яшькә кадәр — 7, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган.

Казанда — 22, Чаллыда — 7, Лениногорскта — 5, Бөгелмә һәм Лаешта — 3әр, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Нурлатта — 2шәр, Алексеевск, Зәй һәм Түбән Кама районнарында берешәр кеше йоктырган.

6 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 284 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 991 кеше савыккан, узган тәүлектә — 54 кеше.
Барлыгы 92 402 кеше вакцина ясаткан (көненә 3 179 кешегә арткан), шул исәптән 21 195 кеше икенче дозаны алган.

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев