Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада СOVID-19 белән авыруның 1 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. 
Яңа вирус йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган, 48 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 19, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 36, Чаллыда — 14, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында — 5шәр, Югары Осланда — 4, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында — 3шәр, Әлмәт, Түбән Кама районнарында — 2шәр, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч районнарында берешәр кеше коронавирус йоктырган.
5 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 469 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 978 кеше савыккан, узган тәүлектә — 97 кеше.
Спутник-V вакцинасы 15398 кешегә ясалган. Шулардан 3122 кеше икенче дозаны алган. Вакцинацияләүгә 5 төрле язылып була: 
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм номер — 122;
4. КФҮкә мөрәҗәгать иткәндә
5. поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев