Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган 

Алабугада COVID-19 белән 1 кеше авырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 , 30дан 50 яшькә кадәр — 30, 50дән 60 яшькә кадәр — 23, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.
Казанда — 60, Чаллы һәм Яшел Үзән районында — 8әр, Түбән Камада — 5, Лаеш районында — 3, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Лениногорск, Тәтеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
7 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 958 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9549 кеше савыккан, узган тәүлектә — 70 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев