Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Сovid-19 белән бәйле сораулар буенча кайнар элемтә эшли башлады

Республика халкы сорауларына операторлар һәм Лилия тавыш ярдәмчесе җавап бирә.

Татарстанда короновируска кагылышлы сораулар буенча кайнар элемтә тәүлек әйләнәсендә эшли. Республика халкының яңа инфекция белән бәйле сорауларына операторлар һәм Лилия тавыш ярдәмчесе җавап бирәчәк. 
«Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов система эшен модернизацияләү бурычы куйды. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә без бу эшне башкардык: операторлар санын арттырдык, эш режимын үзгәрттек, хәзер җавапларны тәүлек әйләнәсендә алырга мөмкин», — дип билгеләп үтте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев. 
Министр урынбасары сүзләренчә, элек көненә 200 шалтырату кабул ителгән булса, кичә кайнар элемтә телефонына шалтыратучылар саны 600дән артып киткән.
8 (800) 222-59-00 телефон номеры буенча шалтыратып, татарстанлылар короновирус инфекциясе буенча консультация алырга мөмкин. Операторлар рус һәм татар телләрендә аралаша. Телефон роботы һәм операторлар короновирус турында, Сovid-19 билгеләре һәм республикада гамәлдә булган чикләүләр турында сорауларга җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев