Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын бер хатын-кыз югалган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, Казанда яшәүче Елагина Лилия Рәфыйк кызы 24 октябрь көнне чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмаган.

1983 елгы бу ханым ябык гәүдәле, буе 158-162 см, чәчләре иң башына кадәр озынлыкта, ачык төстә, күзләре яшел, борын һәм иреннәре уртача калынлыкта. Югалган көнне аның башында - уртасына чәчәк беркетелгән аклы-каралы эшләпә, өстендә капюшонлы куе кызгылт көрән төсендәге болон пуховик куртка, кара төстәге сапоги, кара чалбар булган. Кара төстәге "Explay" телефоны белән паспорты да үзе белән булырга тиеш.
Лилия Елагина турында берәр мәгълүматы булганнардан (843) 298-38-11 һәм 221-47-27 телефон номерларына шалтырату сорала, дип яза vatantat.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев