Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 2 кеше короновирустан үлгән 

Бүген COVID-19дан ике хатын-кыз тормыш белән хушлашкан. 

Пандемия башланганнан бирле 128 үлем очрагы теркәлгән.
1953 елгы хатын-кыз яңа вирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Авыруның хәле полиорган җитешмәүчәнлеге аркасында катлаулана. 
1956 елда туган тагын бер хатын-кыз хастаханәгә пневмония диагнозы белән китерелә. Авыруның хәле шулай ук хроник чирләр сәбәпле катлаулана.
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 20 ноябрьгә COVID-19дан 128 үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев