Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 30 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 11 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 16, Чаллыда — 6, Биектау, Лаеш һәм Лениногрск районнарында — 2 шәр, Алексеевск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

23 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 183 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 850 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 471 743 кешегә прививка ясалган. Шулардан 347 302 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 


Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев