Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән авыручы 1 кеше теркәлгән. 

Яңа вирус йоктырган 25 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 3, 30дан 50 яшькә кадәр — 15, 50дән 60 яшькә кадәр — 8, 60тан 70 яшькә кадәр — 13, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 23, Чаллыда — 11, Нурлатта — 5, Минзәлә һәм Әлмәттә — 2шәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

5 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 235 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 937 кеше савыккан, узган тәүлектә — 95 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 89 223 кешегә прививка ясалган. Шулардан 20 564 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. Прививка ясаткан кешеләрнең 41,26 процентын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә. 
Татарстанга барлыгы 115 822 вакцина дозасы кайкан. Шуның 77,0 проценты кулланылган.

Прививканы ясату өчен 153 вакцинация пункты эшли (стационар һәм мобиль бригадалар).

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев