Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 5, 30дан 50 яшькә кадәр — 15, 50дән 60 яшькә кадәр — 8, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 23, Чаллыда — 8, Чүпрәле һәм Яшел Үзәндә — 4, Түбән Камада — 3, Буа, Биектау, Лениногорск районнарында — 2шәр, Кайбыч, Кукмара, Лаеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

1 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 029 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 585 кеше савыккан, узган тәүлектә — 10 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 81 753 кешегә прививка ясалган. Шулардан 13 742 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев