Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 79 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада кичә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 79 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 26 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 21, 50дән 60 яшькә кадәр — 21, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 52, Яшел Үзәндә — 6, Чаллы һәм Буада — 4, Биектауда — 3, Апас, Бөгелмә, Питрәч районнарында — 2шәр, Балтач, Кукмара, Лаеш һәм Лениногрск районнарында берешәр кеше йоктырган.

10 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 879 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 427 кеше савыккан, узган тәүлектә — 118 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 27 118 кешегә прививка ясалган. Шулардан 5 472 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Барлыгы 81 122 комплект вакцина дозасының 33,4 % кулланылган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номер
4.    МФЦга мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев