Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 89 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада соңгы тәүлектә короновирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 74 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 10 , 30дан 50 яшькә кадәр — 39, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр −2 очрак ачыкланган.
Казанда — 53, Яшел Үзәндә — 11, Саба районында — 5, Чаллы һәм Буада — 3шәр, Түбән Кама, Норлат, Спасс һәм Тукай районнарында — 2шәр, Арча, Биектау, Лаеш, Питрәч, Теләче һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
9 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 11 137 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9737 кеше савыккан, узган тәүлектә — 95 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев