Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын 97 кеше короновирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 97 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 32, 50дән 60 яшькә кадәр — 23, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр — 8 очрак ачыкланган.

Казанда — 48, Чаллыда — 11, Питрәчтә — 7, Әлмәт, Апас, Буа, Тукай районнарында — 3шәр, Баулы, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Нурлат районнарында — 2шәр, Аксубай, Арча, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.

17 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 832 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 263 кеше савыккан, узган тәүлектә — 63 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев