Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тагын бер кеше Covid-19дан вафат булган

Бүген Covid-19 диагнозыннан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча Covid-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

10 кеше хастаханәләргә озатылган, 92 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 101е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 7 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 40 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 23 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 20 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 2, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 1 очрак ачыкланган.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 75, Яшел Үзән – 6; Буа, Биектау, Апас, Саба районнарында 3шәр очрак расланган, ә Арча, Лаеш районнарында – 2. Яр Чаллы, Кукмара, Нурлат, Югары Ослан, Питрәч районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Нәтиҗәдә, Covid-19 диагнозы 1310 кешедә расланган. Бүгенге көндә стационарда 395 кеше дәвалана, 4 пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

Барлыгы 184 кеше савыккан, ә тәүлек эчендә – 20 кеше.

Татарстанда бүген Covid-19 диагнозыннан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган. 5 майда Яр Чаллы шәһәренең 1969 елда туган кешесе вафат булган. 

Ир-ат 19 апрельдә Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә, ике көннән соң, 21 апрельдә, “Яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС” диагнозы белән икенче шәһәр хастаханәсе стационарына керә.

Пациент 25 апрельдән ИВЛ – үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Аңарда йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган дип билгеләнә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев