Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тантаналы рәвештә Минтимер Шәймиев бюстын ачтылар

ТР Беренче Президентына бюстны Актаныш районында ачтылар.

Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бронза бюстны тантаналы рәвештә ачтылар. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бу тәрбия характерындагы вакыйга. Чөнки нәкъ менә шундый кешеләр үрнәгендә үсеп килүче буын тәрбияләнергә тиеш. 
Татарстанның беренче Президенты исеме белән тузган торакны гамәлдән чыгару, торак пунктларны газлаштыру, социаль ипотека программалары бәйле. Минтимер Шәрип улы — ЮНЕСКО мәдәниятара диалог буенча илчесе. 
Минтимер Шәймиев, полилингваль комплекслар төзү проектын гамәлгә ашырып, үз эшчәнлеген дәвам итә. Шуларның берсе — «Адымнар» полилингваль мәктәбе, ул Алабугада 14 августта ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев