Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тантаналы рәвештә Россия мәктәп укучыларының «Экотренд» хәрәкәте сменасын ачтылар

Форумга меңнән артык активист килде.

Республикада «Экотренд» Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия сменасы ачылды. Форумга Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм илнең 17 төбәгеннән меңнән артык активист килде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Ачылу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте башкарма директоры Ирина Плещева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов катнашты.

Укучылар мастер-класслар, экология өлкәсендә федераль экспертлардан лекцияләр һәм төрле чаралар ярдәмендә үзләрендә яңа талантларны ача алачак. Болар барысы да өч көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев