Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «ТАТАРСТАР» халык онлайн тамашасының яңа сезоны старт ала

Иң күп тавыш җыйган катнашучыга кыйммәтле бүләк — iPhone 12 Pro Мах тапшырыла.

22 июньдә Татарстанда «ТАТАРСТАР. Мирас» онлайн-тамашасының өченче сезоны башланды. Тамашада катнашучыларга татар телендә җырларга, биергә яки шигырьләр укырга туры киләчәк. 

Чарада Россиядә яшәүче төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Иң күп тавыш җыйган катнашучы кыйммәтле бүләк — iPhone 12 Pro Мах алачак. 
«ТАТАРСТАР. Мирас» ның яңа сезоны 2 этапта уза. Сайлап алу туры 7 июльдән 11 августка кадәр билгеләнгән. Ярымфинал һәм финал өлешләре август-сентябрь айларында үткәреләчәк. 

Гариза бирү тәртибе белән биредә танышырга була. 
Сайлап алу этабының 1нче чыгарылышы туры эфирда 7 июльдә 19:00 сәгатьтә " ТАТАРСТАР" онлайн-тамашасы берләшмәсендә һәм Татарстан Республикасының рәсми берлегендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев