Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге» эшли башлаячак

Үзәкне булдырганда төп мәгълүмат системасы булып «Халык контроле» торачак.

Татарстанда «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Төбәк белән идарә итү үзәге» булдырылачак. Тиешле боерыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Татарстан Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты Аппараты иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә цифрлы проектларны үстерү буенча «Диалог» автоном коммерцияле булмаган оешма белән хезмәттәшлек турында килешү төзиячәк, ул үзәкне булдыруда катнашачак.
Төбәк белән идарә итү проектының кураторы итеп Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнгән. Ул шулай ук ТР Президенты күрсәтмәсенең үтәлешен контрольдә тотачак.
«Төбәк белән идарә итү үзәге» 2020 елның 30 гыйнварында узган җирле үзидарәне үстерү Советы утырышы йомгаклары буенча Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләре исемлегенең 3 пунктын үтәү йөзеннән булдырыла. Аның нигезендә, Федерациянең барлык субъектларында да төбәкләрнең идарә үзәкләре төзелергә һәм муниципалитетларда шундый ук үзәкләрне оештыру буенча тәкъдимнәр күрсәтелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев