Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тәүлек эчендә 67 кеше короновирус йоктырган 

Алабугада соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә COVID-19 белән авыруның 67 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 7 кеше хастаханәгә озатылган, 60 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 , 30дан 50 яшькә кадәр — 26, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 13, 70тән 80 яшькә кадәр — 10 очрак ачыкланган.
Казанда — 34, Яшел Үзәндә — 10, Чаллыда — 3, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Лаеш, Норлат һәм Питрәч районнарында икешәр, Алексеевск, Арча, Балтач, Менделеевск, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
20 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9556 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8373 кеше савыккан, узган тәүлектә — 55 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев