Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19 белән 62 кеше авырган

Алабугада кичә короновирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә короновирус инфекциясен йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган.
COVID-19 белән авыручы 9 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 6 , 30дан 50 яшькә кадәр — 18, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 10, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 41, Аксубай һәм Балтач районында — өчешәр, Бөгелмә, Кукмара, Яңа Чишмә һәм Норлат районнарында икешәр, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
18 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9428 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8274 кеше савыккан, узган тәүлектә — 51 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев