Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тәүлек эчендә короновирус йоктыруның 76 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада соңгы көндә COVID-19 белән авыру очраклары юк.

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 76 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 9 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 15 , 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 22, 60тан 70 яшькә кадәр — 13, 70тән 80 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 59, Лаеш районында — 4, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Саба һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.
25 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9924 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8674 кеше савыккан, узган тәүлектә — 76 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев