Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда торак йортларда урнашкан спиртлы эчемлекләрне бүлеп сату нокталарын ябарга мөмкиннәр

Республикада сыраны якынча 10 мең сәүдә ноктасында саталар. 

ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге җитәкчесе урынбасары Ильяс Җамалетдинов торак йортларда урнашкан кибетләрдә сыраны бүлеп сатуны тыярга тәкъдим итте. 
Җамалетдинов сүзләренчә, күпфатирлы йортларда алкоголь продукциясен ваклап сатуны тулысынча тыю — артык кискен гамәл. Шул ук вакытта, еш кына күп фатирлы йортларда сыраны бүлеп сата торган берничә кибет урнашкан була. Бу объектларның клиентлары, гадәттә, асоциаль тормыш алып баручылар булганлыктан, йортта яшәүчеләр канәгатьсезлек белдерә. 
«Күрсәтелгән закон положениеләре РФ Югары суды тарафыннан каралган. Ул Федерация субъекларының күп фатирлы йортларда сыраны бүлеп сатуны тыю хокукын таныды», — ди Җамалетдинов. 
Җитәкче әйтүенчә, Татарстанда сыраны якынча 10 мең сәүдә ноктасында саталар. 
«Шәхси эшмәкәрләрнең өчтән бер өлеше мондый төр эшчәнлекне нәкъ менә күп фатирлы йортларда алып бара», — диде Ильяс Җамалетдинов.
Парламент комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин фикеренчә, «мәсьәлә актуаль һәм өйрәнү белән анализ таләп итә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев