Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә торак бирелде

Торак сатып алуга акча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән.

Бүген республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында яшәүче 14 яшьлек Иван Павлинов гаиләсенә яңа йорт ачкычлары тапшырылды. Агымдагы елның ноябрь аенда егет янгыннан туганнарын коткара, әмма гаилә йорт-җирсез кала. 
Әлеге гаиләгә йорт ачкычларын Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов тапшырды. Герой-яшүсмер сүзләренә караганда, яңа йорт элеккесеннән бер дә ким түгел.
Торак сатып алуга акча ТР Президенты йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, район бюджеты һәм иганәчеләр хисабына мебель һәм техника сатып алынган, шулай ук ремонт ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев