Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тулысынча телефонга төшерелгән дөньяда беренче яңалыклар чыгарылышы чыкты

ЮВТ-24 каналының әлеге эксперименты кәрәзле телефонның туган көненә багышланган.

Интервьюлар, шулай ук яңалыклар чыгарылышын алып баручы да мобиль җайланмаларга төшерелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Телекомпаниянең баш редакторы Людмила Воронина хәбәр иткәнчә, аларга һөнәри җиһазлар урынына смартфоннардан файдалану кызыксыну уяткан. Шул ук вакытта материалларның һәм сурәтләрнең сыйфаты стандартларга туры килергә тиеш иде, дип өстәде ул. 

Эксперимент вакытында 3 мобиль телефон, стедикам, монопод, дрон һәм башка җайланмалар кулланылган.

Баш мөхәррир билгеләп үткәнчә, алар пандемия вакытында команданың бер өлеше больничныйга чыкса, хәбәрләрнең оператив чыгарылышыларын төшереп булмас дип курыкканнар. Шуңа күрә алар мондый запас план уйлап тапканнар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Равил Мукменов та экспериментта катнашты. Аның сүзләренә караганда, сюжет геройлары телевизиончыларның мондый җайланмаларына гаҗәпләнмәгән. 

Төшерүләр Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Баулыда узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев