Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Төзелеш» программасы буенча ташламалы финанслауга заявкалар кабул итү төгәлләнә

Гаризаларны 1 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин. 

ТР Икътисад министрлыгы «Төзелеш» программасы буенча акчалата ярдәм алуга заявкаларны 1 декабрьгә кадәр кабул итә. Әлеге программа кысаларында идарәче компанияләргә, сәнәгать парклары һәм мәйданчык резидентларына, инженерлык инфраструктурасын, бина һәм корылмаларны төзү, модернизацияләү һәм үзгәртеп төзүгә 30 миллион сумга кадәр займнар бирелә. 
Микрозайм алу өчен ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат (843) 524-90-90 телефоны аша.
«Төзелеш» программасы быелның август аенда өстәмә ярдәм пакетына кертелде һәм ТРда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм» илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешү максатыннан булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев