Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда уку елын 1 сентябрьдә көндезге форматта башлау планлаштырыла

Гомумән алганда, Татарстан педагоглары пандемия чорында килеп туган хәлдә үз эшләрен лаеклы башкарып чыга алды.

Республика планнарында 1 сентябрьдә яңа уку елын барлык санитария чараларын үтәп көндезге форматта башлап җибәрү. Бу хакта Алабугада август конференциясендә Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Президент билгеләп үткәнчә, дистанцион укыту, бердәм дәүләт имтиханнарын уздырганда куркынычсызлыкны көчәйтү “яңа шартларда эшләргә әзерлекне күрсәтте, икенче яктан – оператив карарлар кабул итүне һәм конкрет чаралар күрүне таләп итте”.

“Шул ук вакытта, булган тәҗрибәне исәпкә алып, вакыйгалар үсешенең төрле сценарийларына әзер булырга кирәк”, – дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев