Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда универсаль электрон карталар таратыла башлый

Быел сынап карау уңаеннан әлеге карталар 1 мең татарстанлыга - IT-парк резидентлары һәм "УЭК" проектында катнашучы банклар хезмәткәрләренә бирелә

Якын арада татарстанлыларга универсаль электрон карталарның беренче сынау партиясе таратылачак. Алар "Мәгълүмат технологияләре үзәге" ДУПнә электрон имза кую өчен китерелде. Калган карталар Татарстан банкаларында.
Искәртеп узабыз, быел сынап карау уңаеннан әлеге карталар 1 мең татарстанлыга - IT-парк резидентлары һәм "УЭК" проектында катнашучы банклар хезмәткәрләренә бирелә.
"УЭК" - ул электрон дәүләт хезмәтләре системасында гражданинның универсаль идентификацион документы һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен универсаль картасы", - дип сөйләде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә минситры урынбасары Әнисә Гайнуллина.
Киләчәктә карта Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында булган бөтен электрон хезмәтләрдән дә файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Алар - табибка язылу, штраф һәм салымнарны түләү һ.б. Гражданнар карта ярдәмендә шәһәр җир өсте һәм җир асты транспортларында йөрү өчен түли ала.
Аның белән гадәти банк картасы кебек кибеттә тауар өчен түләгәндә куллану, шунда ук хезмәт хакын һәм пенсияне алу, Интернетта исәп-хисап ясарга мөмкин.
Моннан тыш, картаны файдаланганда шәхси ПИН-кодны күрсәтү зарур.
УЭК барлык гражданнарга да Федераль закон нигезендә 2013 елның 1 гыйнварынан бирелә башлачак, дип искәртә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев