Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда урыны белән боз явуы ихтимал

Бүгенге стихия шәһәр хуҗалыгына зыян салмады - җил артык көчле түгел иде

Татарстанда якын арада урыны белән боз явуы ихтимал. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җилнең көчәюе көтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеопрогноз бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.
Шул ук вакытта һава торышының югары температурасы урнашты. Бүген термометр баганалары 28-33 градус җылыны күрсәтәчәк.
И.Трущина хәбәр итүенчә, мондый һава торышы республикада урнашкан актив атмосфера фронты белән аңлатыла. Шуңа күрә якын арада стихия үзен кыска вакытлы яңгырлар, яшен, җилнең көчәюе һәм урыны белән боз яву рәвешендә күрсәтәчәк.
Бүген иртә белән республикада һәм Казанда шулай ук яшен, яңгыр һәм җилнең көчәюе күзәтелде. Ләкин, мэрия матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, стихия шәһәр хуҗалыгына зыян салмады - җил артык көчле түгел иде.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев