Татарстанда урыны белән кырау төшүе көтелә
3 нче октябрьгә каршы төндә 1 градуска кадәр салкын булачак
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген көн азагында, киләсе төндә, шулай ук иртәгә көндез республикада 19 м/с ка кадәр төньяк-көнбатыш җилнең көчәюе көтелә.
Республикада иртәгә көндез алмашынучан болытлы һава булуы көтелә, урыны белән, аеруча көнчыгыш районнарда яңгыр явачак.
Көндез Казанда 10-13, Татарстан буенча 8-13 градус җылы булачак.
3 нче октябрьга каршы төндә аяз була, явым-төшем көтелми.
Төнлә 1 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
"Татар-информ" МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев